Виртуаль киңлек бәйрәме (12+)

4 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында балаларны виртуаль киңлек бәйрәменә чакырды. Чара программасы бай булды – җитди мәгълүмат, уен һәм бәйгеләр, тест үткәрү һәм актуаль видеоязмалар карау һ.б. 

Чара башында китапханәче укучыларны Интернет тарихы һәм аның мөмкинлекләре белән таныштырды. Тормышыбызның бер өлеше виртуаль киңлекләрдә – социаль челтәрләрдә, уеннарда, төрле сайтларда уза. Яңа технологияләр аралашуны ничек итеп җиңеләйтә һәм мәгълүмат алу өчен нинди яңа мөмкинлекләр бирә? Интернет дәвере бирә торган ресурсларны ничек дөрес кулланырга өйрәнергә? кебек сораулар буенча фикер алыштылар.

Заселяем Интернет
10ф. Задания на сообразительность
10ф. Думай. Решай. Соображай
10ф. «Заселяем Интернет»

Әмма Интернетта бик күп хәвеф-хәтәр сагалап торуы турында да онытмаска кирәк. Шунлыктан «Челтәрдә ялганны ничек аңлап алырга һәм Интернетта гадел булып калырга» һәм «Интернетта мошенниклардан саклан» видеоязмалары күрсәтелде.

Алган белемнәрне ныгыту өчен «Антивируслар», «Ребуслар» һәм «Ышанычлы пароль» кебек бәйгеләр уздырылды. Укучылар «Балаларга Интернетта ничек йөрергә» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Балалар «Миндә интернетка бәйлелек бармы?» дигән тест сорауларына бик теләп җавап бирде һәм үзләре өчен дөрес нәтиҗәләр ясагандыр дип ышанып калабыз. 

Очрашу азагында катнашучылар «Ералаш» балалар киножурналының «Крайняя мера» һәм «Классное видео» чыгарылышларын карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: